"Өченче буын университетында" уку елы төгәлләнде

2017 елның 12 мае, җомга

УНИКС  зур концерт залында 12 майда “Өченче буын университеты” дәүләтнеке булмаган мәгариф учреждениесендә уку елын тәмамлау уңаеннан тантана булды.  

Өлкәннәр өчен булган әлеге мәгариф учреждениесен оештыручылар  –  “Россия пенсионерлар берлеге”нең Татарстандагы төбәк бүлеге, Казан (Идел буе) федераль университеты һәм Россия Пенсия фондының республика бүлеге  чираттагы уку елын тәмамлауны бәйрәмчә, тантаналы төстә билгеләп үтү традициясен дәвам итәләр. Бу чарада меңгә  якын өченче буын студенты катнашты.

Аларны Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская котлады. Ул өлкән буын кешеләренә бергә аралашып, төрле өлкәләрдә белем алу мөмкинлеге биргән, ун ел дәвамында уңышлы эшләп килүче  “Өченче буын университеты” эшенең мөһимлеген һәм актуаль булуын билгеләп үтте. Бүген республикада өченче буын университеты челтәре һәм  барлык муниципаль районнарда филиаллары булдырылган. Сәрия Сабурская шулай ук “Өченче буын университеты”ның Вәкилнең  республика районнарындагы  җәмәгатьчелек ярдәмчеләре белән актив эшләвен ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International