Буа муниципаль районына эш сәфәре

2017 елның 5 мае, җомга

Бүген 5 майда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасы   Буа муниципаль районына эш сәфәре кылды.  

Республика районнарында Бөек Җиңү бәйрәменә багышланган тантаналы чаралар старт ала. Буа шәһәрендә дә бүген якынлашып килүче Бөек Җиңү көне һәм районның яшь армиячеләренең беренче слетына багышланган  тантаналы митинг булды. Сәрия Сабурская тәбрикләү сүзе белән чыкты, ветераннарны һәм район халкын бәйрәм белән котлап, ветераннар белән бергә Мәңгелек утка чәчәкләр салды.  

Буа шәһәренә эш сәфәре барышында  Сәрия Сабурская “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына Апас, Буа, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы муниципаль районнарыннан килгән мөрәҗәгатьләр буенча зона киңәшмәсе үткәрде.

 Киңәшмәдә югарыда күрсәтелгән муниципаль районнарның башкарма комитетларына  системада урнаштырылган мөрәҗәгатьләрне үзвакытында һәм сыйфатлы итеп үтәү буенча чаралар күрергә, шулай ук әлеге муниципаль районнарның җаваплы башкаручыларына  аларны карау буенча объектив сроклар билгеләргә һәм зур финанс чыгымнары таләп итми торган мөрәҗәгатьләр буенча үзвакытында чаралар күрергә тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International