Чит ил гражданнарына һәм гражданлыгы булмаган затларга хокукый ярдәм

2017 елның 7 июне, чәршәмбе

Агымдагы елның 25 май көнендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгатьчелек ярдәмчесе Гөлия Балафендиева Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасындагы чит ил гражданнарын вакытлыча тоту үзәгендә тотылучыларга хокукый ярдәм күрсәтте.

Үзәктә 160 чит ил гражданы һәм гражданлыгы булмаган зат, шул исәптән 17 яшьлек балигъ булмаган егет тотыла. Ул үзен Россия Федерациясе территориясендә качак итеп тану турында юллама бирде.

Җәмәгатьчелек ярдәмчесенә  хокукый ярдәм сорап 11 чит ил гражданы һәм гржданлыгы булмаган зат мөрәҗәгать итте. Мөрәҗәгать итүчеләргә карата Россия Федерациясе чикләреннән мәҗбүри административ чыгарып җибәрү рәвешендә административ җәза билгеләү турында суд карарлары  кабул ителде. Озак вакытлар үзәктә тотылу, мәҗбүри чыгарып җибәрү рәвешендә административ  җәза чараларын билгеләү турында суд карарлары белән риза булмау – төп мәсьәләләр шулар иде.

Чит ил гражданнарын вакытлыча тоту үзәге җитәкчесе Л.Салихов белән озак тотылучыларны үзәктән азат итү мәсьәләсе буенча Эчке эшләр министрлыгының Татарстандагы идарәсе, суд приставлары, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, прокуратура вәкилләре белән эш киңәшмәсе үткәрергә килешенде. 

Административ эшне туктату турында ике гариза язылып, алар судка җибәрелде. Вакытлыча тоту үзәгендә тоту һәм ашатудан зарланган шикаятьләр булмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International