Вәзгыять – Вәкил контролендә

2017 елның 16 июне, җомга

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Казаннан хәрби хезмәткә чакырылган егет белән Приморье крае Уссурийск шәһәренә хезмәт урынына барышлый юлда килеп чыккан  фаҗигале хәлгә борчылуын белдерә.

2017 елның 4 июнендә Татарстан Республикасы хәрби комиссариатына Уссурийск тимер юл станциясенә кадәр баручы хәрби эшелоннан хәрәкәт вакытында  Татарстан егетенең вагоннан сикерүе турында мәгълүмат алына. Авыр тән җәрәхәтләре белән ул Россия Федерациясе Оборона министрлыгының “321 хәрби клиник госпитале”нә китерелә, хәзерге вакытта аңа анда кирәкле медицина ярдәме күрсәтелә.  

Әлеге хәлне тикшерүне Вәкил үз контроленә алды. Сәрия Сабурская зыян күрүченең анасы белән очрашып, аңа матди ярдәм күрсәтте. Хәлне җентекләп ачыклау өчен Вәкилнең җаваплы кешесе агымдагы елның 12 июнендә Чита шәһәренә килде, анда зыян күрүченең анасы һәм шулай ук хәрби госпиталь табиблары белән очрашты. Хәзерге вакытта зыян күргән егетнең сәламәтлеге торышы канәгатьләнерлек, ул гомуми палатада.

Сәфәр барышында Вәкилнең җаваплы кешесе Россия Тикшерү комитетының Чита гарнизоны буенча Хәрби тикшерү бүлеге тикшерүчесе белән дә очрашты. Әлеге факт буенча Хәрби тикшерү бүлеге җинаять эше ачкан, тикшерү бара, суд-медицина экспертизасы билгеләнгән.

 Шулай ук Забайкалье краенда Кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Николай Каргин белән  егетнең  Читага килгән гаиләсенә ярдәм күрсәтү һәм урында хәлне контрольдә тоту турында килешенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International