Балаларны сәламәтләндерү лагерьларында булу

2017 елның 13 июле, пәнҗешәмбе

12 июльдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская  Питрәч муниципаль районы башлыгы Э.Дияров, Вәкилнең Питрәч районындагы җәмәгатьчелек ярдәмчесе Э.Фәйзуллина, Роспотребнадзор, МЧС һәм Эчке эшләр министрлыгының  территориаль бүлекләре җитәкчеләре белән бергә Питрәч районында урнашкан “Чайка” балаларны сәламәтләндерү лагерында булдылар.

Лагерь корпусларында косметик ремонт үткәрелгән, узган ел җәяүлеләр сукмаклары ремонтланган, яңа кул һәм аяк югычлар куелган, яңа спорт мәйданчыгы җиһазландырылган. Лагерь тәүлек әйләнәсе күзәтүдә,   автомат янгын сигнализациясе, шулай ук ведомстводан тыш сак пультына тоташтырылган хәвеф кнопкасы белән җиһазландырылган. Видеокүзәтү системасы урнаштыру күздә тотыла.

Вәкил шулай ук Казан шәһәренә караган һәм коммерция нигезендә путевкалар саткан  «Бригантина» лагерында булды. Лагерь сменага 85 бала кабул итүгә исәпләнгән.

 Ике лагерьны карау барышында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил берничә кисәтү ясады. Әйтик, “Чайка” лагеры ашханәсендә табак-савыт яңартуны таләп итә. Ә “Бригантина”да лагерь территориясендә яшел үсентеләр юк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International