Бүген 26 майда транспорт прокуратурасы коллегиясенең видеоконференцэлемтә режимында Идел буе транспорт төбәгенең 12 шәһәре белән киңәйтелгән утырышы булды. Коллегия утырышында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская катнашты, ул үзенең кыска гына чыгышында Татарстан транспорт прокуратурасы һәм Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил эшчәнлегенең перспективалы юнәлешләрен чагылдырды.
Аерым алганда, омбудсман бергәләп эшләү турында килешү төзергә тәкъдим итте, үзара хезмәттәшлек юнәлешләре арасында Вәкил республика территориясендә кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен саклау турында мәгълүмат алмашу, Татарстан Республикасы транспорт прокуратурасы вәкилләренең халык өчен оештырыла торган “Хокукый ярдәм көне”ндә, “Хокукый белемнәр мәктәбе” дәресләрендә катнашуын, “кайнар элемтә”, гражданнарны бергәләп кабул итү, киңәшмәләр, тикшерүләр үткәрүне тәкъдим итте. Шулай ук Сәрия Сабурская транспорт прокуратурасы вәкилләрен җәйге чорда сәламәтләндерү лагерьларында иминлек турында чыгышлар ясарга чакырды.