17 майда “Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге” автоном коммерциячел булмаган оешмасы Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты белән берлектә Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсенең 2 нче төзәтү колониясе тоткыннары өчен хастаханәгә кондитер әйберләр рәвешендә гуманитар ярдәм күрсәтте.
Мондый акцияләр Самара 2 нче икмәк заводының хәйриячелек теләктәшлегендә беренче тапкыр гына үткәрелми. Икмәк заводы җитәкчелегенә рәхмәтебезне белдерәбез.
Оештыручылар мондый гуманитар акцияләр тоткыннарга социаль тернәкләндерү һәм адаптация юлына басарга булышыр дип ышана.