ЯҢАЛЫКЛАР


21
май, 2018 ел
дүшәмбе

Агымдагы елның 19 маенда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Россия Федерациясе Президенты каршындагы гражданлык җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары буенча Совет әгъзасы Наталья Евдокимова белән  берлектә торак мәсьәләләре буенча  гражданнарны кабул итте


18
май, 2018 ел
җомга

2018 елның 18 маенда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында Россия Президенты каршындагы гражданлык җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары буенча Совет вәкилләренең җәмәгатьчелек, республиканың дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары вәкилләре белән очрашуы булды

 18 майда   хәрби хезмәткә чакырганда гражданнар хокукларын тәэмин итү һәм хокукый яклау  күрсәтү максатыннан  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында  халык өчен “кайнар элемтә” үтте.


17
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2018 елның 6 маенда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең  “Россия пенсионерлары берлеге” нең Татарстан Республикасы буенча төбәк оешмасы белән берлектә оештырган чираттагы “Хокукый ярдәм көне” узды


16
май, 2018 ел
чәршәмбе

Психик авырулар белән авыручы кешеләр хокукый яктан аз якланган гражданнар төренә керәләр. Үз авырулары аркасында алар еш кына  битарафлык, социаль изоляция, кайвакыт үзләрен чолгап алган кешеләрнең кешелексез мөнәсәбәтенә дучар була


15
май, 2018 ел
сишәмбе

Хәрби хезмәткә чакырылучыларның  хокукларын бозу фактларын тиз арада хәл итү, булдырмау һәм күзәтчелек итү максатыннан, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил  Сәрия Сабурская  “Сәмум” ракета корабында хезмәт итүче  Татарстан егетләре белән очрашты


11
май, 2018 ел
җомга

Агымдагы елның 10 маенда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасында  “Сырхауханәләр һәм хастаханәләр” төрендә басылган белдерүләрне, шулай ук югарыда күрсәтелгән сәламәтлек саклау учреждениеләре эшенә шикаять белдергән кулланучылар язмаларын  үзвакытында һәм сыйфатлы карауга  күзәтчелек итү максатыннан, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Казан шәһәре сәламәтлек саклау идарәсе, “6 нчы һәм 11 нче шәһәр балалар сырхауханәләре вәкилләре катнашында Казан шәһәренең  “6 нчы шәһәр балалар сырхауханәсе”, “11 нче  балалар шәһәр сырхауханәсе” сәламәтлек саклау учреждениеләренә барып эшче киңәшмәләр оештырды


8
май, 2018 ел
сишәмбе

Чираттагы шәхси кабул итү вакытында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә 6 кеше мөрәҗәгать итте


7
май, 2018 ел
дүшәмбе

Җомга көнне, 4 майда, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршында эшләп килүче “Хокукый белемнәр мәктәбе”нең  быелгы уку елында соңгы дәресе тәмамланды


4
май, 2018 ел
җомга

Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы  идарәсе төзәтү үзәге мәҗбүри эшләргә җәлеп ителгән 200 тоткынга исәпләнгән. Тантаналы чарада Татарстан Премьер-министрының  хокук саклау һәм административ эшчәнлек буенча ярдәмчесе Дәүфит Хәмәдишин, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте башлыгы Сергей Миронов, хокук саклау органнары, гражданлык җәмгыятьләре вәкилләре катнашты


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International