Татарстан Республикасында хәрби хезмәткә чакырылыш мәсьәләләре буенча “кайнар элемтә” үтте

2018 елның 18 мае, җомга

18 майда   хәрби хезмәткә чакырганда гражданнар хокукларын тәэмин итү һәм хокукый яклау  күрсәтү максатыннан  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында  халык өчен “кайнар элемтә” үтте.

 Шалтыратучыларга  Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты һәм Татарстан Республикасы Адвокат палатасы  вәкилләре җавап бирде һәм гражданнарга бәхәсле хәлләрне аңлатты.

 Барлыгы 8 мөрәҗәгать булды.

 Нигездә гражданнарны  укуга бәйле рәвештә, сәламәтлеге аркасында армия хезмәтеннән кичектерелеп тору, шулай ук хәрби хезмәткә чакыру  һәм медицина тикшеренүе үтү тәртибе кызыксындырды.

 Барлык сорауларга тиешле аңлатмалар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International