“Хокукый ярдәм көне” йомгаклары

2018 елның 17 мае, пәнҗешәмбе

 2018 елның 6 маенда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең  “Россия пенсионерлары берлеге” нең Татарстан Республикасы буенча төбәк оешмасы белән берлектә оештырган чираттагы “Хокукый ярдәм көне” узды.

 Халыкка уңайлы һәм бушлай юридик ярдәм күрсәтү, шулай ук гражданнарны хокукый агарту максатыннан Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил “Россия пенсионерлары берлеге”нең Татарстан Республикасы буенча төбәк оешмасы белән берлектә,  Казан шәһәренең Авиатөзелеш районында чираттагы “Хокукый ярдәм көне” үткәрделәр.

 “Хокукый ярдәм көне” йомгаклары буенча консультация сорап 14 кеше мөрәҗәгать итте, торак-коммуналь хуҗалыгы, пенсия белән тәэмин итү, җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре, җинаять эшләрен карау, яшәүчеләрне аварияле торак фондыннан күчерү, салым, дәвалану узу, мирас мөнәсәбәтләренә кагылышлы сораулар булды.

 Киләсе “Хокукый ярдәм көне”  6 июньдә  Казан шәһәре Киров районы пенсия  фонды идарәсендә узачак. Адресы: Казан шәһәре, Шоссейная урамы, 22 а йорт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International