ЯҢАЛЫКЛАР


20
апрель, 2018 ел
җомга

19 апрельдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская инвалидлар һәм өлкән яшьтәге кешеләр өчен массакүләм физкультура дәресләре оештыру мәсьәләләренә багышланган “түгәрәк өстәл” утырышы үткәрде.

Кабул итү барышында Россия Федерациясе чикләреннән  мәҗбүри административ чыгарып җибәрү рәвешендә административ җәза билгеләү турында суд карарлары кабул ителгән гражданнар сораулары да өйрәнелә. Мәҗбүри чыгарып җибәрү рәвешендә административ җәза чаралары билгеләү турында судлар карарлары белән килешмәү, чит ил гражданнарын вакытлыча тоту урыннарында озак тоту – төп мәсьәләләр булып тора.  Гаиләләре булган, РФ гражданлыгына ия хатыннары, балалары булган, РФ чикләреннән  административ чыгарып җибәрүгә дучар ителгән кешеләрдән мөрәҗәгатьләр күп. Асылда гаилә таркала, гаилә бердәмлеге принцибы, бала хокукы бозыла.


19
апрель, 2018 ел
пәнҗешәмбе

 Бүген Казан федераль университетының юридик факультетында  «Voices+» Европа тикшеренүләре кысаларында Жан Монне  үзәге чаралары кысаларында “Бүгенге җәмгыятьтә мигрантларны яраклаштыру практикасы: Европа берлеге һәм Россия мисалы” темасына Халыкара фәнни-практик “түгәрәк өстәл” утырышы башланды. Әлеге халыкара чарада Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре Әдилә Хәлимова тәбрикләү сүзе белән чыкты. Бүгенге чараны ачу тантанасында шулай ук КФУның юридик факультеты деканы Лилия Бакулина, «Voices+» Европа тикшеренүләре өлкәсендә Жан Монне үзәгенең академик координаторы, КФУның юридик факультеты деканының халыкара эшчәнлек буенча урынбасары Рөстәм Дәүләтгильдеев, Европа берлегенең Россия Федерациясендәге вәкиллегенең миграция мәсьәләләре буенча сәяси киңәшчесе Адриан Георгиев, Татарстан Республикасы Прокуратурасының 5 нче бүлеге  прокуроры  Рамил Әхмәтҗанов, шулай ук РФ Юстиция министрлыгының Татарстандагы вәкилләре, Россия Тышкы эшләр министрлыгы вәкилләре катнашты.


18
апрель, 2018 ел
чәршәмбе

18 апрельдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил чираттагы тапкыр гражданнарны кабул итте.

Агымдагы елның 18 апрелендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты, Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Казан шәһәренең “9 нчы стоматология сырхауханәсе” вәкилләре катнашында урынга барып тикшерү үткәрелде


17
апрель, 2018 ел
сишәмбе

Агымдагы елның 16 апрелендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәрләре “Уңайлы тирәлек” төре буенча “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасында бастырылган гаризаларда күрсәтелгән, Казан шәһәре җир асты һәм җир өсте кичүләрендә  инвалидлар һәм аз хәрәкәтләнә торган төркем өчен җиһазландырылган лифт җиһазларының куллану мөмкинлеге һәм эш сәләте мәсьәләләре буенча урынга чыгып тикшерүләр үткәрде.

Татарстан омбудсманы Сәрия Сабурская Нарьян-Мар шәһәрендә узучы  Арктик тирәлектә кеше хокуклары: заман таләпләре һәм төбәкләр тәҗрибәсе” төбәкара форумында катнаша.


16
апрель, 2018 ел
дүшәмбе

11 апрельдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Лениногорск муниципаль районындагы җәмәгать ярдәмчесе Людмила Наумова Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге киңәшмәсендә катнашты, анда бүлекнең агымдагы елның 1 кварталы йомгаклары тикшерелде.

Киңәшмәдән соң шәһәр прокуроры юстиция киңәшчесе Сергей Парамонов белән эчке эшләр бүлегенең вакытлыча тоту изоляторы һәм махсус кабул итү бүлмәсен карадылар. Камераларда 5 тикшерү буенча кулга алынган кеше, шул исәптән 1 хатын-кыз, 6 административ кулга алынучы тотылган. Шартлар яхшы, 2017 елда вакытлыча тоту изоляторында капиталь ремонт ясалган. Кулга алынучылардан шикаятьләр булмаган.


13
апрель, 2018 ел
җомга

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчеләре районнар Советлары сессияләре утырышларында 2017 елгы эш нәтиҗәләре турында докладлар белән чыгыш ясауны дәвам итә.

13 апрельдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәрләре “Җәмәгатьчелек контроле һәм торак белеме – торак-коммуналь тармагының нәтиҗәле эшен күтәрү юллары” темасына Идел буе федераль округы буенча төбәкара киңәшмә кысаларында, “Торак-коммуналь хуҗалыгы тармагы нәтиҗәлелеген күтәрү инструменты буларак җәмәгатьчелек контроле” темасына “түгәрәк өстәл” утырышында  Татарстан Республикасы “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы эше турында сөйләделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International