Җомга көнне, 4 майда, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршында эшләп килүче “Хокукый белемнәр мәктәбе”нең быелгы уку елында соңгы дәресе тәмамланды. Дәрестә гаиләгә кагылышлы законнар мәсьәләләре тикшерелде.
Дәрестә катнашучылар алдында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык торышы актларын теркәү идарәсе башлыгы урынбасары Ренат Әхмәтҗанов чыгыш ясады.
Үз чыгышында ул ЗАГС тәкъдим иткән төп хезмәтләргә киңрәк тукталды, язылышу яки аерылышуны теркәүдән тыш, ЗАГС уллыкны билгеләү, уллыкка алу, үлемне теркәү, шулай ук гариза бирүче теләге буенча фамилия, исем, әтисе исемен алыштыру хезмәтләрен тәкъдим итә.
Киләсе уку елы 2018 елның октябрендә башланачак. Белешмәләр өчен телефоннар: 279-25-99; 279-25-02.