Шәхси кабул итүгә 6 кеше килде

2018 елның 8 мае, сишәмбе

Чираттагы шәхси кабул итү вакытында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә 6 кеше мөрәҗәгать итте.

 Шәхси кабул итү вакытында  гражданнар үзләрен кызыксындырган барлык сорауны бирә, консультация ала һәм язмача гариза бирә ала. Гражданнар проблемаларына игътибар һәм хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен торгызуда  аларга ярдәм итү дәүләт хокук сакчысы эшендә иң мөһиме булып тора.

 Шәхси кабул итүгә килүчеләр  бүген омбудсманга  Россия Федерациясе чикләреннән чыгарып җибәрүгә  кагылышлы  миграция мәсьәләсе, Татарстан Республикасы Прокуроры кабул итсен өчен булышуны сорап, торак мәсьәләләре, шул исәптән, хезмәт торагын хосусыйлаштыру һәм башка мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International