Россия Президенты каршындагы гражданлык җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары буенча Советның экологик хокуклар буенча даими комиссиясе утырышы

2018 елның 18 мае, җомга

2018 елның 18 маенда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында Россия Президенты каршындагы гражданлык җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары буенча Совет вәкилләренең җәмәгатьчелек, республиканың дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары вәкилләре белән очрашуы булды.

 Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская  очрашуның модераторы буларак чыгыш ясады.

 Чара барышында чүп яндыру заводы төзү уңаеннан, калдыкларны бетерүнең альтернатив вариантларын эзләү буенча, калдыклар эшкәртүнең булган территориаль схемасын тикшерү буенча җәмәгатьчелек вәкилләренең хакимият органнары вәкилләре белән  конструктив диалог булдыру мәсьәләләре тикшерелде.  

 Яклар үз карашларын җиткереп, үзләрен борчыган сорауларны бирде. Очрашуда катнашучылар калдыклар эшкәртү мәсьәләсе комплекслы якын килүне һәм өйрәнүне  таләп итә дигән бердәм фикергә килделәр.

 Очрашу ахырында Татарстан Республикасы хөкүмәте каршында  экспертлар, галимнәр, юристлар, җәмәгатьчелек вәкилләре кергән эшче төркем төзү турында башлангыч белән  республика җитәкчелегенә чыгу турында карар кабул ителде. Ул төзелгән очракта әлеге эш төркеменең беренче утырышын июнь башында үткәрергә тәкъдим ителде, Сәрия Сабурская шулай ук алга таба бергәләшеп эшләү юлларын билгеләргә тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International