Агымдагы елның 19 маенда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Россия Федерациясе Президенты каршындагы гражданлык җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары буенча Совет әгъзасы Наталья Евдокимова белән берлектә торак мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итте.
Мөрәҗәгать итүчеләр Әлмәт шәһәренең Белоглазов урамы 11 нче аварияле торак йорттан күчерүне үткәрүнең законга ярашлылыгы уңаеннан борчылуларын белдерделәр.
Кабул итү барышында анда яшәүчеләр торак йорттан күчергәндә аларның милкен билгесез якка алып китүләрен, алмашка квартирлар бирелмәвен хәбәр иттеләр.
Моннан тыш, гражданнар өлешләп төзү мәсьәләсе буенча да мөрәҗәгать иттеләр. Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белән Россия Федерациясе Президенты каршындагы гражданлык җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары буенча Совет әгъзасына “ФОН”, “Свей” компанияләре төзи торган торак йортлар буенча алданган өлешчеләр мөрәҗәгать итте. “МЧС”, Көек авылындагы “Яшьлек”, “Золотая середина” торак комплексларында квартир көтүчеләр контрольне көчәйтүне һәм “проблемалы йортлар” буенча төзелеш барышы турында тулы мәгълүмат алуга булышлык итүне сорадылар.