Агымдагы елның 10 маенда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасында “Сырхауханәләр һәм хастаханәләр” төрендә басылган белдерүләрне, шулай ук югарыда күрсәтелгән сәламәтлек саклау учреждениеләре эшенә шикаять белдергән кулланучылар язмаларын үзвакытында һәм сыйфатлы карауга күзәтчелек итү максатыннан, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Казан шәһәре сәламәтлек саклау идарәсе, “6 нчы һәм 11 нче шәһәр балалар сырхауханәләре вәкилләре катнашында Казан шәһәренең “6 нчы шәһәр балалар сырхауханәсе”, “11 нче балалар шәһәр сырхауханәсе” сәламәтлек саклау учреждениеләренә барып эшче киңәшмәләр оештырды.
“6 нчы шәһәр балалар сырхауханәсе”ндә үткәрелгән киңәшмәдә табибларга Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша язылу мөмкинлеге, пациентларны кабул итүне оештыру, медицина учреждениесендә тудырылган шартлар мәсьәләләре каралды.
“Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына “Сырхауханәләр һәм хастаханәләр” төре буенча килгән мөрәҗәгатьләр баш модератор – Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил контролендә.