ЯҢАЛЫКЛАР


20
февраль, 2024 ел
сишәмбе

Азнакай шәһәренең 9 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе пенсионерлар белән «Ворошиловский стрелок" чарасында катнашты. Инде берничә ел рәттән тәҗрибәле укчыларны үз диварларында 9 нчы шәһәр мәктәбе җыя. Буыннарны берләштерүче чара һәрвакыт зуррак әһәмияткә ия була.


19
февраль, 2024 ел
дүшәмбе

«Безнең Республика - безнең эш» телевизион ток – шоуының яңа чыгарылышында катнаштым!


15
февраль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Бүген  Вәкаләтле вәкил Дәүләт Советы утырышында 2023 елдагы эшчәнлек турында доклад белән чыгыш ясады. Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең доклады, закон таләпләре буенча, парламентарийлар тарафыннан ел саен тыңлана.


14
февраль, 2024 ел
чәршәмбе

Бүген Казан Кремленең Вәкиллек корпусы диварларында «Татарстан Республикасында гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләүнең гамәли аспектлары» темасына семинар узды.


13
февраль, 2024 ел
сишәмбе

Мәҗбүри күченүчеләргә ярдәм күрсәтү мәсьәләләре Вәкаләтле вәкил контролендә кала.


12
февраль, 2024 ел
дүшәмбе

Бүген Вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында катнашты.

Вәкаләтле вәкилнең  җәмәгатьчелек ярдәмчесе Гөлия Балафендиева  “Сәламәт булу модалы!” дигән темага  Казан шәһәренең 35 нче лицеенда дәрес үткәрде. Дәреснең максаты -  сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, зарарлы гадәтләргә дөрес мөнәсәбәт тәрбияләү, мәктәп укучыларының наркомания турында белемнәрен ачыклау,  аңа мөнәсәбәт, наркотикларның кеше организмына зарарлы йогынтысы турында белемнәрне киңәйтү һәм ныгыту.


9
февраль, 2024 ел
җомга

Әгәр сатып алынган товар сыйфатсыз булып чыкса, шул исәптән дистанцион ысул белән сатып алынса, техник яктан катлаулы товарларда җитешсезлекләр ачыкланган очракта, сыйфатсыз товарны ничек алыштырырга, кайсы товарларны кире кайтарырга яки алмаштырырга ярамый икән, дәгъваны ничек дөрес төзергә – бу һәм башка күп кенә сорауларга җавапларны бүген "өченче буын" университет студентлары алды.

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Прокуратурасы һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка ТР Прокуроры Альберт Суяргулов һәм Вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская кул куйдылар.


8
февраль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Хезмәттәшләребез белән аралашу гражданнарыбызның хокукларын һәм ирекләрен яклау өчен эшләүче инструментларның  гамәлдәге системасын төзергә ярдәм итә. Мондый хезмәттәшлек киңрәк булган саен, без күбрәк хокукларны кире кайтара алабыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International