«Татарстан Республикасында гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләүнең гамәли аспектлары» темасына семинар

2024 елның 14 феврале, чәршәмбе

Бүген Казан Кремленең Вәкиллек корпусы диварларында «Татарстан Республикасында гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләүнең гамәли аспектлары» темасына семинар узды.

Семинарда Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары - Татарстан Республикасы Рәисенең территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы И.М. Гарипов, Татарстан Республикасы Рәисенең гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү буенча  идарәсе башлыгы Р. Р. Килькеева, «РОССИЯ ӨЧЕН «ХАЛЫК ФРОНТЫ» Гомумроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан Республикасындагы төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Р. Р. Фазылов, "Ватанны саклаучылар" махсус хәрби операциясендә катнашучыларга ярдәм итү дәүләт фонды филиалы җитәкчесе Г.Л. Удачина катнашты.

Үз чыгышымда мин, гражданнарның «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең (функцияләрнең) Бердәм порталы» ФДИС һәм «Халык контроле» ТР Дәүләт мәгълүмат системасы аша килгән  хәбәрләрен һәм мөрәҗәгатьләрен караганда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил эшчәнлегендә цифрлы технологияләрне куллану турында сөйләдем. Соңгы елларда безнең республика халкы төрле мәсьәләләрне хәл итү өчен мәгълүмати сервисларны актив куллана, алар ярдәмендә мөрәҗәгатьнең эш барышын күзәтеп була, шулай ук проблеманы хәл итү нәтиҗәләрен ачык итеп күрергә мөмкин. 2023 елда кире элемтә  порталы аша барлыгы 60 167 хәбәр килгән. 104 меңнән артык  мөрәҗәгать (104 667) - ТР «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы аша, шуларның 80% ы уңай хәл ителгән (84 013).

Республикабыз хөкүмәтенә мондый чараларга чакырган һәм күрсәтелгән ышаныч өчен рәхмәт белдерәсем килә! 2024 елның гыйнвар һәм февраль айлары чыгышларга бай булды!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International