Татарстан Республикасы Сәнагать һәм сәүдә министрлыгының йомгаклау коллегиясе

2024 елның 12 феврале, дүшәмбе

Бүген Вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында катнашты.

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы ведомствоның 2023 елдагы эш йомгакларына һәм 2024 елга бурычларына багышланды.

2023 елда Татарстан Республикасы сәнәгате һәм куллану базарының эш йомгаклары, 2024 елга «Россия Федерациясенең технологик куркынычсызлыгы шарты буларак предприятиеләрне фәнни-технологик үстерү» бурычлары турында төп доклад белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко чыгыш ясады.

Узган елда Татарстанда нефть эшкәртү 1 млн тоннага арткан, дип хәбәр итте Олег Коробченко, бу бензин җитештерүне 11% ка арттырырга мөмкинлек бирде. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, 2023 ел нәтиҗәләре буенча 4,7 трлн сумлык продукция җибәрелгән, ә сәнәгать җитештерүе 3,3% ка арткан. Олег Коробченко нефть чыгару күрсәткечләре 2022 ел дәрәҗәсендә саклануын, ә эшкәртү производстволары өлеше 71% тан артып китүен өстәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International