Татарстан Республикасы Прокуратурасы һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды

2024 елның 9 феврале, җомга

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Прокуратурасы һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка ТР Прокуроры Альберт Суяргулов һәм Вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская кул куйдылар.

Чара кысаларында гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен яклауның актуаль мәсьәләләре тикшерелде.

Имзаланган килешү законлылыкны тәэмин итү һәм гражданнарның хокукларын яклау буенча нәтиҗәлерәк эшләү өчен ведомстволар арасындагы үзара хезмәттәшлекне ныгытырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International