Бүген Вәкаләтле вәкил Дәүләт Советы утырышында 2023 елдагы эшчәнлек турында доклад белән чыгыш ясады. Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең доклады, закон таләпләре буенча, парламентарийлар тарафыннан ел саен тыңлана.
Узган ел Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил адресына гражданнарның 5 750 мөрәҗәгате килгән. Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм федераль порталының кире элемтә платформасы аша 60 167 хәбәр килде. «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына гражданнардан 104 меңнән артык хәбәр килгән, аларның 80% ы хәл ителгән.
Безнең адреска 2 818 мөрәҗәгать һәм хәбәр килде, анда гражданнар хәрбиләргә яраланган өчен акчалата түләү, контракт төзегәндә бер тапкыр бирелә торган түләү мәсьәләләрен күтәрделәр, яраланганнан соң хәрби-табиб комиссиясен узуда, тиешле медицина ярдәме күрсәтүдә, шулай ук хәрбиләрне эзләүдә яки аларны Украина әсирләре белән алмаштыруда ярдәм күрсәтү турында үтенечләр белән мөрәҗәгать иттеләр, – диде омбудсмен. Федераль омбудсмен ярдәме белән узган ел безнең сигез якташыбызны әсирләр алмашу исемлегенә кертергә һәм туган илләренә кайтарырга мөмкин булды. Бүгенге көндә аларның саны республикабызның тагын биш кешесе белән тулыланды.
Бу тема белән беррәттән торак, хезмәт мөнәсәбәтләре, мәгариф, экология һәм башка темаларга кагылышлы мөрәҗәгатьләр дә килүен дәвам итте. Мәсәлән, 2023 елда 570 мөрәҗәгать гражданнарның торак хокукларына, идарәче оешмаларның эшенә, ятим балаларга карата опека һәм попечительлек органнары тарафыннан тиешенчә контроль булмауга кагылган.
2022 ел белән чагыштырганда, узган ел медицина ярдәме алу һәм табибларга язылу уңайлылыгы белән бәйле мөрәҗәгатьләр саны артты. 2023 елда "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына "Табибка язылу мөмкинлеге" категориясе буенча гына да 2022 ел белән чагыштырганда 3,2 тапкыр арткан, мәсәлән, 2023 елда гражданнардан 2024 хәбәр килгән (2022 елда – 635). Республиканың 9 муниципаль берәмлегендә бала тудыру бүлекчәләрен ябу турында сүз бара. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгына әлеге мәсьәлә буенча тиешле тәкъдимнәр дә бирелде.
Инвалидлар хокукларын социаль яклауны тәэмин итү темасына тукталдым. Әлеге категория буенча мөрәҗәгатьләр эшкә сәләтсез гражданнарны, аерым алганда инвалид балаларны караучы затларга компенсация түләүләре бирү, инвалидларны техник реабилитация чаралары белән тәэмин итү, шулай ук ялгыз өлкән яшьтәге гражданнарга өйдә социаль ярдәм күрсәтү мәсьәләләренә кагылган. Кызганычка каршы, хокук яклау практикасы физик мөмкинлекләре чикле балаларны гомуми белем бирү оешмаларында укыту һәм тәрбияләүне оештыру проблемалары белән очрашуын дәвам итүен күрсәтә.
Чыгышны тәмамлап, Вәкаләтле вәкил депутатларга хокук яклау эшчәнлегендә тыгыз хезмәттәшлек иткәннәре өчен рәхмәт белдерде һәм “ясалган нәтиҗәләр республика халкы файдасына гамәли характерда булачак”, дигән өмет белдерде.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең мәгълүматын депутатлар игътибарга алды.