«Безнең Республика - безнең эш» телевизион ток – шоуының яңа чыгарылышында катнаштым!
Яңа чыгарылыш «Татарстан – казанышлар Республикасы» масштаблы проектына багышланды. Анда катнашучылар - республика депутатлары, муниципаль районнар активы, предприятие һәм оешма җитәкчеләре.
Россиядә илкүләм проектларны, шулай ук Татарстанда гамәлдә булган дәүләт программаларын тормышка ашыру турында сөйләштеләр, алар тормышның барлык өлкәләрен диярлек колачлый: сәламәтлек саклаудан алып фәнни-техник үсешкә кадәр.