Хезмәттәшләребез белән аралашу гражданнарыбызның хокукларын һәм ирекләрен яклау өчен эшләүче инструментларның гамәлдәге системасын төзергә ярдәм итә. Мондый хезмәттәшлек киңрәк булган саен, без күбрәк хокукларны кире кайтара алабыз.
Без алдан хәбәр иткәнчә, Вәкаләтле вәкил карамагындагы Эксперт советының киңәйтелгән утырышында (2024 елның 30 гыйнварында) без Аппарат һәм Татарстан Республикасы Конституция советы арасында үзара хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдык. Бүген, хезмәттәшлегебезнең төп юнәлешләрен билгеләү өчен, без Совет рәисе Илгиз Гыйләҗев һәм Совет әгъзалары - Роман Гафаров һәм Эльмира Мостафина белән очраштык.
Безнең арада бик конструктив диалог узды, аның барышында без ведомстволар арасында үзара хезмәттәшлек формаларын билгеләдек: гражданнарны уртак кабул итүләр, хокук мәгърифәтчелеге проектлары, теге яки бу ситуацияләрдә үзара консультацияләр һ. б.
Кеше һәм граждан хокуклары һәм ирекләре эшендә нәтиҗәле хезмәттәшлеккә өметләнәбез!