Утырышта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының яшьләр хәле һәм республика территориясендә яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруның барышы турындагы доклады тәкъдим ителде.
Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков республикада гамәлдә булган яшьләр проектлары һәм программалары, шулай ук бу өлкәгә җәлеп ителгән чаралар турында җентекләп сөйләде. Мәсәлән, 2023 елда республикага федераль бюджеттан «Яшьләр өчен төбәк» проекты һәм Росмолодежьның форум кампанияләре кысаларында 400 млн.сумнан артык акча керде. Татарстан яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруга федераль акчалар җәлеп итү буенча топ-5 регионнар исемлегенә керде.