Машина йөртүче яки пассажир булган инвалидлар өчен алар яшәгән күп фатирлы йорт ишегалларында җиһазландырылган машина кую урыны мәсьәләсе аеруча кискен тора.
Вәкаләтле вәкил адресына Казанда яшәүче Б.гаиләсеннән мөрәҗәгать килде, анда ир белән хатынның берсе 1 төркем инвалид булып тора һәм сәламәтлеге торышы аркасында көн саен медицина учреждениесенә йөрергә мәҗбүр. Гаилә автомобиль тукталышы өчен парковка урыны бүлеп бирүдә, гариза бирүчеләрнең күп фатирлы йорты янында «Инвалид» билгесе урнаштыруда һәм «Инвалид өчен парковка» вертикаль юл билгесе урнаштыруда ярдәм итүне сорады.
Әлеге мөрәҗәгатьтә хәбәр ителгәнчә, күпфатирлы йортның милекчеләре җыелышында йорт яны территориясендә инвалид өчен парковка урыны бүлеп бирү турында карар кабул ителгән. Әмма инвалидлар өчен парковка эшләнмәгән.
Эшнең барлык шартларын ачыклау өчен, шулай ук мөрәҗәгать авторларына ярдәм күрсәтү максатыннан, Мин җирле үзидарә органы һәм идарәче компаниянең вазыйфаи затларына «инвалидлар өчен парковка» юл билгесен урнаштыру һәм парковка урынын төзекләндерүгә юнәлдерелгән карар кабул итүне сорап хатлар җибәрдем.
Идарәче компаниянең вазыйфаи затлары мөрәҗәгатьләремне карап, тикшерү нәтиҗәсендә гариза бирүчеләрнең күпфатирлы йорты ишегалдында «инвалидлар өчен парковка» юл билгесе куелган парковка урыны булдырды.
Кешеләргә конкрет ярдәм күрсәтү - Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең төп бурычы.