Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкил Мәскәү Кеше хокуклары бюросы директоры, РФ Президенты карамагындагы гражданлык җәмгыятен үстерү һәм Кеше хокуклары буенча совет әгъзасы Александр Брод белән очрашты.
Вәкаләтле вәкил белдерүенчә, ул Александр Семенович белән күптән таныш, хезмәттәшлегебез берничә ел тәшкил итә. Кичә Татарстан Республикасына эш визиты кысаларында Вәкаләтле вәкил Аппараты диварларында бүгенге көннең актуаль көн тәртибе турында фикер алышу булды: болар - Татарстанның милли сәясәте мәсьәләләре, узган һәм булачак сайлауларны оештыру, хөкем ителгәннәрне республиканың төзәтү учреждениеләрендә ресоциализацияләү.
“Җанлы һәм кызыклы диалог булды! Сезне Татарстанда сәламләүгә һәрвакыт шатмын, Александр Семенович!", - дип белдерде Сәрия Сабурская.