Вәкаләтле вәкилнең 2023 елгы эшчәнлеге турындагы докладында коммуналь хезмәтләр күрсәтүне чикләгәндә яки туктатып торганда гражданнарның хокукларын бозу мәсьәләләре яктыртылды. Кабул ителгән чараларга карамастан, омбудсмен адресына әлеге тематика буенча мөрәҗәгатьләр килүен дәвам итә.
Вәкаләтле вәкил адресына Казан шәһәрендә яшәүче гражданка Ф.дан гамәлдәге закон таләпләрен бозып, торак бинада электр энергиясен сүндерүләре турындагы мөрәҗәгате килде. Шул ук вакытта мөрәҗәгать итүче әлеге мәсьәлә буенча идарәче оешма һәм компетентлы дәүләт органнарына берничә тапкыр мөрәҗәгать итү турында хәбәр итте, әмма хокук бозуларны бетерү буенча чаралар күрелмәгән.
Мөрәҗәгатьне карау барышында коммуналь хезмәт күрсәтүне туктату турында хәбәр итү (кисәтү) гамәлдәге законнарны бозып, ягъни сүндерелергә тиешле конкрет коммуналь хезмәт өчен бурычны күрсәтмичә җибәрелгәненә игътибар ителде.
Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан Вәкаләтле вәкилнең үтенечен карау нәтиҗәләре буенча идарәче оешма адресына коммуналь хезмәт күрсәтүне туктату тәртибен үтәү өлешендә мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куелмавы турында кисәтү җибәрелде. Телефоннан сөйләшү барышында гариза бирүче коммуналь хезмәт күрсәтүне яңадан башлаулары турында хәбәр итте.
Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен анализлау торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә кулланучыларның хокукларын үтәүне контрольдә тотуны көчәйтү зарурлыгын күрсәтә.