«Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына килгән мөрәҗәгатьләрне карау сыйфатын күтәрү максатыннан Вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәрләре көн саен системага кергән хәбәрнамәләргә күзәтү ясый.
Узган атнада системада 4 708 хәбәр бастырылган, шуларның 1 611е буенча чаралар күрелгән.
Гадәттәгечә, сезгә «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы аша җаваплы башкаручылар тарафыннан килгән мәсьәләләрне оператив хәл итү мисаллары турында сөйлисем килә:
“Гринта” ҖЧҖнең чүп чыгару буенча региональ операторы Түбән Кама муниципаль районының Красноключинский авыл җирлегендә «Понтонный мост» җәмәгать транспорты тукталышында чүп җыю буенча эшләр башкарган (№ 6292738);
«Үсеш департаменты» Әлмәт шәһәренең Гафиятуллин урамындагы 18а йорт ишегалдында кер киптерү өчен хуҗалык мәйданчыгын төзекләндергән (№ 6294746);
Лениногорск районы башкарма комитеты тарафыннан Лениногорск шәһәренең Садриев урамында үлән чабу һәм агач кисү эшләре башкарылган(№ 6306584);
«Импульс» ҖЧҖ подрядчы оешмасы тарафыннан Казан шәһәренең Лукин урамындагы 20 нче йортның керү юлын чүп-чардан чистарту буенча эшләр башкарылган (№ 6306279).
Татарстан Республикасы халкы узган атнада түбәндәге категорияләр буенча иң актив хәбәрләр тапшырды:
“Территорияне комплекслы төзекләндерү” – 505;
“Муниципаль юлларны карап тоту һәм ремонтлау” – 233;
“Юл хәрәкәтен оештыру” - 86;
“Йортны карап тоту” - 64;
Сез «Халык контроле» мобиль кушымтасы ярдәмендә яки ТР Дәүләт хезмәтләре порталында «Халык контроле» ТР Дәүләт мәгълүмат системасына гариза биреп, республикада яшәүчеләрнең тормыш шартларын яхшыртуга һәм сыйфатын яхшыртуга үз өлешегезне кертә аласыз.