ЯҢАЛЫКЛАР


22
март, 2021 ел
дүшәмбе

Вәкаләтле вәкилнең Әтнә районындагы җәмәгатьчелек ярдәмчесе Эльмира Мәхмүт кызы Гыйлаҗева авыл мәдәният йортларында үткән гражданнар җыеннарында катнашты


19
март, 2021 ел
җомга

Бүген “түгәрәк өстәл” киңәшмәсендә җирле үзидарә органнарының актуаль мәсьәләләре буенча, аерым алганда, хуҗасыз хайваннар белән эшләү законын гамәлгә ашыру мәсьәләсе хакында фикер алыштылар

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы  “Хокукый белемнәр мәктәбе”нең бүгенге дәресе  өлкән гражданнарның тормышын яхшыртуга юнәлтелгән федераль һәм милли проектларны тормышка ашыруга багышланган иде.

Колониядә  хөкем ителгәннәр, шул исәптән анда тотылган гражданлыгы булмаган затлар һәм чит ил гражданнары белән сөйләшү булды, аларны тоту шартлары, шулай ук туганнарыннан килгән шикаятьләр тикшерелде. Тоту шартларына кагылышлы шикаятьләр булмады, хокук бозулар ачыкланмады

Вәкаләтле вәкилнең Нурлат районындагы  җәмәгатьчелек ярдәмчесе Идрис Габделбарый улы Кәримов 2020 елда районда кеше хокукларын һәм ирекләрен саклау буенча эшчәнлеккә  йомгак ясады.


18
март, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Прокуроры вазифасын башкаручы Алексей Заика һәм Татарстан омбудсмены Сәрия Сабурская бүген, гражданнар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча халыкны кабул итте. 43 кеше мөрәҗәгать итте.

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Әгерҗе районындагы җәмәгатьчелек ярдәмчесе  Сергей Емельянович Мурзин  Әгерҗе районының клиент хезмәте җитәкчесе урынбасары  А.Р. Җиһангәрәев белән  бергә гражданнарны кабул итте. 


17
март, 2021 ел
чәршәмбе

Киңәшмәдә Совет районы хакимияте  Константиновка бистәсендә яңа контейнер мәйданчыгын  урнаштыру урыны турында тәкъдимнең гамәлдәге санитар кагыйдәләргә һәм нормаларга ярашлыгына  хокукый экспертиза үткәрү максатларында Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсенә хат җибәрү турында карар ителде.

Бүгенге киңәшмәдә Вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре  Буа һәм Зәй районнары муниципаль берәмлекләре буенча мәгълүмат белән чыгыш ясады. 2021 елда Зәй районы буенча мөрәҗәгатьләр  булмады,  ә Бу районы буенча гыйнвар аенда 1 мөрәҗәгать керде, ул вакытында үтәлеп, фотохисап куелды.

 Вәкаләтле вәкилнең Әлки муниципаль районындагы  җәмәгатьчелек ярдәмчесе Фәридә Яруллина террорчылыкка каршы комиссия һәм оператив төркем утырышында катнашты. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International