“Хокукый белемнәр мәктәбе”нең чираттагы дәресе узды

2021 елның 19 марты, җомга

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы  “Хокукый белемнәр мәктәбе”нең бүгенге дәресе  өлкән гражданнарның тормышын яхшыртуга юнәлтелгән федераль һәм милли проектларны тормышка ашыруга багышланган иде.

Татарстан Республикасы  Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева  “Өченче буын университеты” студентларына  республикада тормышка ашырыла торган  өлкән кешеләрне озак вакытлы  тәрбияләү системасын тормышка ашыру турында сөйләде.  Студентлар авыр хәлдәге авыруларны, инвалидларны һәм өлкән яшьтәге гражданнарны өйдә  тәрбияләргә өйрәткән  “Тәрбияләү мәктәбе” турында киң мәгълүмат алдылар.

Юлия Ивановна  шулай ук үз  лекциясендә көндезге стационар тибында эшләүче көндезге бүлекләр эшен дә яктыртты. Өлкән кешеләр, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, шул исәптән когнитив  авыру белән чирләүче гражданнар өчен дәресләр комплекслы тернәкләндерү буенча белгечләр белән эшләүне, адаптив физик күнекмәләрне үз эченә ала. Көн расписаниесендә иҗади эшчәнлеккә дә урын бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International