ЯҢАЛЫКЛАР


17
март, 2021 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгатьчелек ярдәмчесе, “Мигрантларга һәм халыкның  башка социаль якланмаган катлавына  хокукый ярдәм күрсәтү “Юридик клиника” төбәк иҗтимагый оешмасы  идарәсе рәисе  Гөлия Гомәр кызы  Балафендиева чираттагы тапкыр гражданнарны кабул итте.


16
март, 2021 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтел вәкил Аппараты хезмәткәре Татарстан Республикасы Иҗтимагый күзәтү комиссиясе вәкилләре белән берлектә  авыруларны тоту, дәвалау  шартларын тикшерү максатыннан  Россия Федерациясе  интенсив күзәтүле  махсус типтагы Казан психиатрия хастаханәсендә (стационарда) булды.

Бүген Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары белән бергәләп гражданнарны кабул итте. Анда 13 граждан үз проблемалары белән мөрәҗәгать итте.

Бүген Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил республиканың муниципаль берәмлекләрендәге  җәмәгатьчелек ярдәмчеләре өчен чираттагы өйрәнү семинарын үткәрде.


15
март, 2021 ел
дүшәмбе

Килгән мөрәҗәгатьләр  – 2987, шулардан 1333 е буенча чаралар күрелде. Республикада яшәүчеләр арасында иң популяр төрләр: “Муниципаль юлларны карау һәм ремонтлау” (1100),  “Территорияләрне төзекләндерү” (741), “Торак-коммуналь хезмәтләр”(177), “Тышкы рекламаны бозу” (228), “Юл хәрәкәтен оештыру”(123), “Сырхауханәләр һәм хастаханәләр” (77).

 

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Апас районындагы җәмәгатьчелек ярдәмчесе  Хилавиева Гүзәл  Галимулла кызы “2020 елда Татарстан Республикасында һәм Апас муниципаль районында кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен саклау турында” доклад белән чыгыш ясады.


12
март, 2021 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская  аутизм белән авыручы балалар өчен ачылган уникаль  “Яңа планета” тернәкләндерү үзәгендә булды.

Бүген үз проблемаларын хәл итү өчен Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә  5 граждан мөрәҗәгать итте, Буа һәм Менделеев районнарыннан ике граждан   «Skype» аша элемтәгә керде.

“Татнефть” медсанчасте  сырхауханәсендә  урындыкларны алыштырырга кирәк булган, “Бөгелмә үзәк район хастаханәсе” балалар сырхауханәсе территориясе буйлап пациентларга тар гына  карлы сукмактан йөрергә туры килгән, Казан шәһәренең “18 нче  шәһәр клиник хастаханәсе”ндә  аз хәрәкәтләнә торган гражданнар өчен пандуслар бозланып каткан.


11
март, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Ун ел инде Татарстан  Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасы Хәрби комиссары, генерал-майор С. Н. Погодин белән берлектә хәрби хезмәткә чакырылучылар һәм аларның ата-аналары өчен инде традициягә әверелгән “Хокукый белемнәр мәктәбе” дәресен үткәрә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International