Вәкаләтле вәкилнең Әтнә районындагы җәмәгатьчелек ярдәмчесе Эльмира Мәхмүт кызы Гыйлаҗева авыл мәдәният йортларында үткән гражданнар җыеннарында катнашты.
Анда Әтнә үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләре дә катнашты, алар гражданнарга вакцинация мәсьәләләре буенча консультация үткәрде, социаль яклау органнары белгечләре социаль һәм башка түләүләр буенча халыкны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.