Татарстан Прокуратурасы белән бергәләп гражданнарны кабул итү

2021 елның 18 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Прокуроры вазифасын башкаручы Алексей Заика һәм Татарстан омбудсмены Сәрия Сабурская бүген, гражданнар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча халыкны кабул итте. 43 кеше мөрәҗәгать итте.

Казаннан бер гаилә  200  мең сум кредит алганда    87 мең сумлык өстәмә хезмәтләр тагуларыннан зарланды. Шуннан соң алар хокукый яклау белән шөгыльләнүче бер оешмага мөрәҗәгать иткәннәр, алар да булышмаган.  

Тагын бер кеше  ипотека буенча алган йортларын  җир кишәрлеге кадастр номеры булмаганлыктан  тапшыра алмаулары аркасында ана капиталыннан файдалана алмавы турында зарланды.

Кабул итүдә хөкем ителгән кешенең туганнары  төзәтү учреждениесендә җәза үтүченең Конституциядә каралган хокуклары сакланмау турында шикаять белән мөрәҗәгать итте. Бу шикаять урынга барып тикшереләчәк.

Барлык килүчеләр  язмача мөрәҗәгать калдырды.  Алексей Заика мөрәҗәгатьләрне җентекләп тикшерергә кушты, нигезле булганда  чара күрергә кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International