Каты көнкүреш калдыкларын чыгару өлкәсендә төбәк операторлары эшчәнлеген карау буенча эш штабы утырышы

2021 елның 17 марты, чәршәмбе

Бүгенге киңәшмәдә Вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре  Буа һәм Зәй районнары муниципаль берәмлекләре буенча мәгълүмат белән чыгыш ясады. 2021 елда Зәй районы буенча мөрәҗәгатьләр  булмады,  ә Бу районы буенча гыйнвар аенда 1 мөрәҗәгать керде, ул вакытында үтәлеп, фотохисап куелды.

“Гринта” һәм “УК ПЖКХ” төбәк операторлары тарафыннан  каты көнкүреш калдыклары чыгару буенча  бер атнада  “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына гражданнардан  26 мөрәҗәгать килде, шулардан 16 сы хәл ителде, 8 эштә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International