Вәкаләтле вәкилнең Әлки муниципаль районындагы җәмәгатьчелек ярдәмчесе Фәридә Яруллина террорчылыкка каршы комиссия һәм оператив төркем утырышында катнашты.
Анда Әлки районында миграция процесслары торышы, чит ил гражданнары өчен яшәү урыны булу мәсьәләләре каралды. Шулай ук мәгариф объектларының, транспорт инфраструктурасының, шул исәптән мәктәп автобусларының террорчылыктан яклану торышы һәм куркынычсызлык чаралары тикшерелде.