Комиссия изоляторда булып, учреждение биналарын, шул исәптән, тоту шартлары белән танышу максатыннан кулга алынган тикшерүдә булган кешеләрне тоту камераларын, көнкүреш шартларын карады
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Әлки районындагы җәмәгатьчелек ярдәмчесе Фәридә Яруллина Әлки муниципаль районы башкарма комитеты утырышында катнашты
1 февральдән “Халык контроле” системасын кулланып, атамаларны һәм алтакталарны татарча язганда төгәлсезлекләрне ачыклау максатыннан бәйге игълан ителде
Бүген Татарстан Республикасы Иҗтимагый күзәтчелек комиссиясе рәисе Азат Галимҗан улы Гайнетдинов Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Түбән Кама районындагы җәмәгатьчелек ярдәмчесе Тамара Владимировна Трошина белән бергә Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасындагы идарәсенең Түбән Кама шәһәрендә урнашкан 4 нче төзәтү колониясендә булдылар.
Татарстан мәктәпләрендә яңа шахмат зоналары эшли башлады. Әлеге мәйданчыклар “Мәгариф” милли проекты буенча ачыла. “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге һәм Татарстан фән һәм мәгариф министрлыгы белән берлектә тормышка ашырыла торган әлеге проект республиканың барлык мәктәпләрендә уен шахмат зоналары булдыруны күздә тота.
Бүген Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Теләче районындагы җәмәгатьчелек ярдәмчесе Айнур Фирдәвес улы Хафизов Теләче муниципаль районының ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча эшне координацияләү комиссиясе утырышында катнашты
Түбән Кама муниципаль районы Советының район башлыгы, Түбән Кама мэры Айдар Метшин рәислегендә җиденче сессиясе үтте.
2020 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгатьчелек ярдәмчесе Эльвира Рәшит кызы Мифтаховага Чаллыда яшәүчеләрдән 51 мөрәҗәгать килде. Ул бу хакта Чаллы мэриясендә үткән иртәнге утырышта хәбәр итте
Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Тәтеш районындагы җәмәгатьчелек ярдәмчесе Инна Владимировна Гавчева Тәтеш муниципаль районы Советының сигезенче утырышында “2020 елда Татарстан Республикасында һәм Тәтеш районында кеше хокукларын һәм ирекләрен саклау турында” доклад тәкъдим итте.
Атна дәвамында “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына 3 345 мөрәҗәгать килде, шулардан 1 351 буенча чаралар күрелде.