Агымдагы елның 19 маенда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкилнең җаваплы кешесе Казан шәһәренең Губкин урамы 18 нче йортында яшәүчеләрдән кергән мөрәҗәгать буенча «Букет Столицы» ширкәтен урынга чыгып тикшерде.
2015 елның 22 маенда Арчаның «Казан арты» тарихи-этнография музеенда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкилнең җәмәгать ярдәмчеләре белән «Гражданнарның торакка хокукларын яклауга булышлык итү» темасына өйрәтүче семинар-киңәшмә узды.
Бүген Түбән Кама шәһәрендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил – «Халык контроле» ТР дәүләт мәгълүмат системасы баш модераторы тарафыннан «Халык контроле» системасына Түбән Кама муниципаль районы буенча килгән гаризаларны карау буенча эш киңәшмәсе уздырылды. Киңәшмәдә «Планлаштырылган» статусы бирелгән гаризаларны карауга, аларны күрсәтелгән вакытларда үтәү мөмкинлекләренә игътибар бирелде.
20 майда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил һәм «Россия пенсионерлары берлеге» иҗтимагый оешмасының Татарстандагы бүлеге Россия Пенсия фондының Казан шәһәре Вахитов районы бүлегендә халык өчен «Хокукый ярдәм көне» үткәрделәр.
Гражданнарның конституциячел хокукларын һәм ирекләрен бозуларны булдырмау максатыннан, агымдагы елның 26 маенда, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская Татарстан Республикасы Прокуроры урынбасары Газинур Галимов белән бергә гражданнарны кабул итәчәк.
«2012-2017 елларга балалар мәнфәгатьләрендә эшләр милли стратегиясе» чараларын тормышка ашыру кысаларында, балаларның хокукый мәдәниятен үстерү һәм халыкара, Россия һәм төбәк законнарына кызыксынуын арттыру максатыннан « Минем яратуга хокукым бар» дигән темага рәсемнәр бәйгесе үткәрелә.
2015 елның 29 маенда, медицина ярдәме күрсәтү һәм аның сыйфаты мәсьәләләре буенча хокукый ярдәм күрсәтү һәм гражданнарның хокукларын яклауны тәэмин итү максатыннан, халык өчен «Кайнар элемтә» линиясе ачылачак.