ЯҢАЛЫКЛАР


23
апрель, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Аппараты хезмәткәре  торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча тикшерү үткәрде. Тикшерүләр  "ЖЭК-39" җәмгыяте һәм   "Домсервис" идарәче компаниясендә үтте. Моңа  Татарстан Республикасында яшәүчеләрнең эре габаритлы чүпне чыгармау һәм торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычны кабаттан исәпләмәүгә кагылышлы мөрәҗәгатьләре  сәбәпче булды. Тикшерү барышында шул ачыкланды, фатирларның берсендә яшәүче чыгарган эре габаритлы чүпне идарәче компания алып киткән. Шунысын да әйтергә кирәк, эре габаритлы чүпне чыгару идарәнең килешүендә каралмаган булса, мондый чүп-чарны  торак милекчеләре яисә торак булмаган биналар хуҗалары үз исәбеннән чыгарырга тиеш.  

 


22
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең директор урынбасары  Анатолий Рудый территориаль идарәләрдә омбудсменның бер генә ярдәмчесе аз дип саный, бу эшкә учреждениеләрнең урындагы  җитәкчеләрен җәлеп итәргә тәкъдим итә.


19
апрель, 2019 ел
җомга

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил  Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Казан шәһәренең Сәламәтлек саклау идарәсе, Территориаль фонд белән берлектә үткәргән  “кайнар элемтә”гә 80 нән артык шалтырату булды. Белгечләр 84 кешедән шалтырату кабул итеп алды, алар арасында  табибка кабул итүне озак көтү яисә тар белгечкә языла алмау, шулай ук медицина учреждениеләрендә табибларның җитәрлек булмавы проблемалары игътибарны җәлеп итә.

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре Әдилә  Хәлимова Казан федераль университетында Бөтенроссия суд дебатлары ачылышында катнашты.

 


18
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил  24 кешене кабул итте. Күп кенә мөрәҗәгатьләр күмәк иде, мәсәлән, шундыйлардан, Казан бистәләре территориясендә юл төзү. Гражданнарны Казан шәһәренең яңа генераль планын раслау борчый, бу мәсьәлә буенча шулай ук берничә төркем булды

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең муниципаль районнардагы җәмәгатьчелек ярдәмчеләре районнар Советлары сессияләре утырышларында  үз муниципаль районнарында кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен саклау турында докладлар белән чыгыш ясыйлар.

19 апрельдә   09.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында  гражданнарның сәламәтлек саклауга һәм медицина ярдәменә хокукларын саклауга багышланган “кайнар элемтә” узачак.

9 апрельдә  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Бөгелмә районындагы  җәмәгатьчелек вәкиле Наталья Казанова  хәрби комиссариатта узган чакырылыш комиссиясе утырышында катнашты.  Исегезгә төшерәбез, 18 яшьтән 27 яшькәчә  егетләр армиягә чакырылырга тиеш. Повестка алган гражданнар  медицина тикшеренүе үтеп, утырышка тиешле документлар белән килергә тиеш. Утырышлар июль уртасына кадәр үтәчәк.


17
апрель, 2019 ел
чәршәмбе

17 апрельдә Казан шәһәрендә яшәүчеләр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил “Россия пенсионерлары берлеге”нең Татарстан төбәк бүлеге белән берлектә үткәрелгән “Хокукый ярдәм көне”ндә квалификацияле юридик ярдәм алу мөмкинлеге алды.  

Татарстан Республикасында  агымдагы елның апрелендә санитар-экология икеайлыгы старт алды, ул 31 майга кадәр дәвам итәчәк


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International