ЯҢАЛЫКЛАР


18
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

19 апрельдә   09.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында  гражданнарның сәламәтлек саклауга һәм медицина ярдәменә хокукларын саклауга багышланган “кайнар элемтә” узачак.

9 апрельдә  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Бөгелмә районындагы  җәмәгатьчелек вәкиле Наталья Казанова  хәрби комиссариатта узган чакырылыш комиссиясе утырышында катнашты.  Исегезгә төшерәбез, 18 яшьтән 27 яшькәчә  егетләр армиягә чакырылырга тиеш. Повестка алган гражданнар  медицина тикшеренүе үтеп, утырышка тиешле документлар белән килергә тиеш. Утырышлар июль уртасына кадәр үтәчәк.


17
апрель, 2019 ел
чәршәмбе

17 апрельдә Казан шәһәрендә яшәүчеләр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил “Россия пенсионерлары берлеге”нең Татарстан төбәк бүлеге белән берлектә үткәрелгән “Хокукый ярдәм көне”ндә квалификацияле юридик ярдәм алу мөмкинлеге алды.  

Татарстан Республикасында  агымдагы елның апрелендә санитар-экология икеайлыгы старт алды, ул 31 майга кадәр дәвам итәчәк

Хәрби хезмәткә чакырылучыларның хокуклары, ашыгыч хәрби хезмәт узу нечкәлекләре, медицина тикшеренүе узу тәртибе һәм башкалар бүген, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы Хәрби комиссары Сергей Погодин катнашында “Хокукый белемнәр мәктәбе” дәресендә тикшерелде.

 

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Актаныш муниципаль районындагы җәмәгатьчелек ярдәмчесе Рамилә Закирҗанова Актаныш районы депутатлары сессиясендә  Вәкаләтле вәкил эше, шулай ук гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү тәҗрибәсе турында сөйләде. 


16
апрель, 2019 ел
сишәмбе

Халыкка  уңайлы һәм бушлай юридик ярдәм күрсәтү максатыннан, шулай ук гражданнарны хокукый агарту максатыннан Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил  “Россия пенсионерлары берлеге”нең Татарстан төбәк бүлеге белән берлектә пенсия, гаилә, торак законнары буенча “Хокукый ярдәм көне” үткәрә.

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Россия Федерациясе Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте.

Нигездә республикада яшәүчеләрне  эшкә урнашу (12 мөрәҗәгать), эш хакы түләмәү (11 мөрәҗәгать), эш шартлары һәм эш режимы (5 мөрәҗәгать), хезмәт мөнәсәбәтләрен туктату (2 мөрәҗәгать) мәсьәләләре кызыксындырды. Шулай ук “кайнар элемтә”гә пенсия алды яшендәге 14 граждан мөрәҗәгать итте, аларның хокукларын яклау “түгәрәк өстәл” утырышында тикшереләчәк.


12
апрель, 2019 ел
җомга

Гражданнарның хезмәткә хокукларын яклау өлкәсендә  дәүләт органнары үткәрә торган шактый эшкә карамастан, кызганычка каршы, проблемалар кала бирә. Татарстан Республикасында гражданнарның хезмәткә хокукларын яклау өлкәсендә проблемалы мәсьәләләр арасында эш хакы түләү буенча бурыч, предприятиеләрнең бөлгенлеккә төшүе,  төрле милек формасындагы оешмаларда һәм предприятиеләрдә хезмәт законнарын саклау буенча тикшерүләр үткәрү, пенсия алды яшендәге гражданнарның хокукларын яклауны әйтергә була.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International