Сәламәтлек саклауга һәм медицина ярдәменә хокукларны саклау һәм яклау буенча “кайнар элемтә” нәтиҗәләре

2019 елның 19 апреле, җомга

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил  Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Казан шәһәренең Сәламәтлек саклау идарәсе, Территориаль фонд белән берлектә үткәргән  “кайнар элемтә”гә 80 нән артык шалтырату булды. Белгечләр 84 кешедән шалтырату кабул итеп алды, алар арасында  табибка кабул итүне озак көтү яисә тар белгечкә языла алмау, шулай ук медицина учреждениеләрендә табибларның җитәрлек булмавы проблемалары игътибарны җәлеп итә.

  Шулай ук ата-аналарны  ташламалы дару белән тәэмин итүгә кагылышлы закон үзгәрү сәбәпле, инсулинга бәйле диабеттан азапланучы балалар өчен инсулин помплары өчен материаллар белән тәэмин итү мәсьәләсе борчый. Күп кенә мөрәҗәгатьләр гражданнарга инвалидлык төркемнәре бирү, шулай ук медицина тикшеренүе узуга кагыла иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International