Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Аппараты хезмәткәре торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча тикшерү үткәрде. Тикшерүләр "ЖЭК-39" җәмгыяте һәм "Домсервис" идарәче компаниясендә үтте. Моңа Татарстан Республикасында яшәүчеләрнең эре габаритлы чүпне чыгармау һәм торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычны кабаттан исәпләмәүгә кагылышлы мөрәҗәгатьләре сәбәпче булды. Тикшерү барышында шул ачыкланды, фатирларның берсендә яшәүче чыгарган эре габаритлы чүпне идарәче компания алып киткән. Шунысын да әйтергә кирәк, эре габаритлы чүпне чыгару идарәнең килешүендә каралмаган булса, мондый чүп-чарны торак милекчеләре яисә торак булмаган биналар хуҗалары үз исәбеннән чыгарырга тиеш.