Татарстан Республикасында агымдагы елның апрелендә санитар-экология икеайлыгы старт алды, ул 31 майга кадәр дәвам итәчәк.
Бу юнәлеш буенча муниципаль берәмлекләр органнарының актив эшләвен без “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасының “Территорияләрне төзекләндерү” дәүләт мәгълүмат системасына гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләрне үтәүгә күзәтчелек итү барышында да күрәбез. Төп эшне коммуналь торак хуҗалыгы һәм төзекләндерү өлкәсендә эшләүче подрядчы оешмалар башкара, алар төрле торак идарәче компанияләре һәм муниципаль юл предприятиеләре.