9 апрельдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Бөгелмә районындагы җәмәгатьчелек вәкиле Наталья Казанова хәрби комиссариатта узган чакырылыш комиссиясе утырышында катнашты. Исегезгә төшерәбез, 18 яшьтән 27 яшькәчә егетләр армиягә чакырылырга тиеш. Повестка алган гражданнар медицина тикшеренүе үтеп, утырышка тиешле документлар белән килергә тиеш. Утырышлар июль уртасына кадәр үтәчәк.