Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте: ведомствоның һәр учреждениесендә кеше хокуклары буенча хезмәткәр булырга тиеш

2019 елның 22 апреле, дүшәмбе

Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең директор урынбасары  Анатолий Рудый территориаль идарәләрдә омбудсменның бер генә ярдәмчесе аз дип саный, бу эшкә учреждениеләрнең урындагы  җитәкчеләрен җәлеп итәргә тәкъдим итә.

   Рудый  кеше хокукларын саклау мәсьәләләре өчен җавап бирүче хезмәткәр җинаять-башкару системасының һәр учреждениесендә булырга тиеш дип саный. Ул бу хакта 83 төбәкнең иҗтимагый күзәтү комиссияләре вәкилләре катнашында видео-конференц-элемтә режимында  узган “Турыдан-туры сөйләшү” барышында белдерде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International