Хокукый ярдәм көне”ндә 12 тоткын кабул ителеп, консультация бирелде. “Хокукый ярдәм көне” барышында Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсенең 18 нче төзәтү колониясендә тотылучылар нигездә суд карарлары белән килешмәү, медицина ярдәме күрсәтү, тоту шартлары, кеше хокуклары буенча Европа Советына мөрәҗәгать итү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итте. Барлык мөрәҗәгатьләргә тиешле аңлатмалар бирелде.