Бүген, 24 апрельдә Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәр судының конференц-залында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре Министрлар Кабинетының 2007 елның 18 декабрендә дөнья күргән 732 нче “Торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ күп балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү буенча чаралар турында” гы карарына үзгәрешләр кертү турында”гы 2008 елның 16 маенда дөнья күргән 326 нчы карары белән расланган торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булган күп балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү өчен сертификатлар бирүне тормышка ашыру кагыйдәләренең 4 пункты “а” өлешенең төп законга ярашлыгын тикшерү эше буенча Татарстан Республикасы Конституция судының ачык утырышында катнашты. Суд утырышында әлеге хокукый актның Татарстан Республикасы Конституциясенә туры килмәве әйтелде. Конституция суды ахыргы карарын соңрак чыгарачак.