Яшәү урыны булмаган затлар өчен үзәктә булу

2017 елның 16 гыйнвары, дүшәмбе

  Бүген, 16 гыйнварда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Казан шәһәренең 1 нче Муром урамы, 33 А йортында урнашкан социаль адаптация үзәгендә булды.

  Вәкил Үзәк палаталарын, социаль-хезмәт тернәкләндерү һәм адаптация бүлмәләрен, ашханә, актлар залы, Үзәк персоналы бүлмәләрен һәм башка биналарны карады. Визит барышында  кайбер ирләр палаталарының (бер палатада 9-10 кеше), инвалидлар яши торган бүлмәләрнең кирәгеннән артык тулы булуы ачыкланды. Шул ук вакытта  бу бинада икенче катта буш палаталар бар иде. Вәкил ашханә эше, палаталарда чисталык уңаеннан да кимчелекләр булуын әйтте. Хәзер Вәкил учреждение директорына ачыкланган кимчелекләрне бетерергә кушкан хат әзерли.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International