Табибны күпме көтәргә? ( "Республика Татарстан"газетасы ,10 гыйнвар2017 ел)

2017 елның 10 гыйнвары, сишәмбе

ОМС полисы безгә бушлай медицина  ярдәме алуны гарантияли.Әмма күп кенә пациентлар  табибка чират бик озын, озак көтәргә туры килә дип зарлана. Ә кайбер вакытта   кичектерергә ярамаган чаклар була. Шуңа күрә һәркем   мәҗбүри иминият системасында эшләүче медицина  учреждениеләрендә кабул итүнең вакыты турында белергә тиеш.
Бу вакыт гражданнарга  бушлай медицина ярдәме  күрсәтү  буенча дәүләт гарантияләре программасында билгеләнгән. Аларны сакламау – сезнең хокукларны бозу дигән сүз.  Ашыгыч ярдәм бригадасы  кичектергесез  медицина ярдәме таләп ителгән пациент янына 20 минут эчендә килеп җитәргә тиеш. Игътибар: вакыт  транспорт керә алу, халык исәбен һәм төбәктәге  климат һәм географик үзенчәлекләрне  исәпкә алып та үзгәрергә мөмкин. Хастаханәгә яту өчен бирелгән  юллама белән 30 календарь көн эчендә  сез югары квалификацияле медицина ярдәме  алырга тиеш. Билгеләнгән көннән 30 көн узуга  сезгә КТ, МРТ,ангиография үткәрергә тиешләр.

Участок табиб-терапевтлары, гомум практика табиблары (гаилә табиблары) участок табиб-педиатрлары сез мөрәҗәгать иткәч 24 сәгать эчендә  кабул итәргә тиеш. Табиб-белгечләр консультацияне шулай ук 14 көн эчендә үткәрергә тиеш. Рентген, маммография тикшерүләре, функциональ диагностика, ультратавыш тикшерүләре һәм башлангыч медик-санитар ярдәме күрсәткәндәге лаборатория тикшеренүләре өчен дә шундый  вакыт билгеләнгән. 

  РФ хөкүмәтенең  2015 елның 19 декабрендә гамәлгә кергән 1382 нче  карарына ярашлы рәвештә, медицина оешмалары һәм хезмәткәрләре  ашыгыч ярдәмне көттермичә һәм бушлай күрсәтергә тиеш. Әгәр сезнең хокукларны бозалар икән, сезне дәвалау, тикшерү яки медицина консультациясе үткәрү белән бәйле сорауларыгыз була икән, медицина учреждениесе хакимиятенә яки үзегезнең иминият компаниясе вәкиленә мөрәҗәгать итегез.

("Республика Татарстан"газетасы №2  (10.01.2017 ел) (кыскартып бирелә)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International