Бүген 13 гыйнварда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җаваплы кешесе Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе белән белән берлектә 2 нче тикшерү изоляторында булып, омбудманга кулга алынган Г.ның аны тоткарлау вакытында полиция хезмәткәрләренең физик көч куллануы турындагы шикаяте уңаеннан тикшерү үткәрде.
Тикшерү барышында шикаять бирүче белән шәхси сөйләшү үткәрелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча әлеге мәгълүматны алга таба карау өчен Россия Тикшерү комитетының Татарстандагы тикшерү идарәсенә җибәрү турында карар кабул ителәчәк.