Вәкил 2 нче колониядә булды

2017 елның 17 гыйнвары, сишәмбе

  Бүген, 17 гыйнварда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасы төзәтү учреждениеләрендә законнарны саклауга күзәтчелек итү буенча прокурор вазифасын башкаручы  Александр Микеркин, Россия Җәзаларны үтәтү буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Рөстәм Корбангалиев белән берлектә  2 нче төзәтү колониясендә булып, омбудсманга хат белән мөрәҗәгать иткән тоткыннар белән очраштылар.

 Хөкем ителгән 10 тоткын нигездә медицина частендә табибларга эләгеп булмый дип зарлана. Болар тикшерү барышында расланды. Колония җитәкчесенә медико-санитар частьнең табибларына язылу һәм аларның кирәкле медицина тикшеренүләре барышын контрольгә алырга  кушылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International